Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Танылган Чаллы блогеры өченчегә кемне көтә?

“Кем икәнен белгәч кызыбызның башта күңеле төште, ул хәтта елап та алды», - ди шәһәрдәшебез.

Чаллы блогеры Диана Хәмидуллина гендер-пати, ягъни туачак сабыйның җенесен белү кичәсеннән фотолар белән уртаклашты. Гаилә туганнары, якын дуслары белән җыелышып, алар махсус әзерләнгән тортны “ачты”. Торт татарча “Кыз”, “Малай”   дигән сүзләр белән бизәлгән иде. Фотодан күренгәнчә, 8 яшьлек Кәрим, 5 яшьлек Альмирага иптәшкә әти-әнисе энекәш алып кайтачак.  

Дианадан әлеге яңалыкны якыннары, балаларының ничек кабул итүен дә сорадык. “Кызыбызның башта күңеле төште, ул хәтта елап та алды. Аннары тынычланды, билгеле. Мөгаен, ул үзенә иптәшкә сеңлекәш көткәндер.

Ә без Рим (тормыш иптәше - ред) белән нәкъ менә малай көттек, чөнки план буенча башта малай, аннары кыз алып кайттык, хәзер тагын малай, аннары 4нчегә тагын кызга өметләнәбез, Иншаллаһ”, - дип уртаклашты ул.

Блогерның бәби көткәнен БИРЕДӘ хәбәр иткән идек.

Диана Хәмидуллина турында тулырак моннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев