Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» авторлары Дәүләт премиясенә лаек булды

Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә 2023 ел өчен Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре тапшырылды.

Премияләрне, дипломнарны һәм ТР Дәүләт премиясе тамгаларын лауреатларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы премиясенә 6 томлык «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» өчен филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Тимерханов Айнур Әхәт улы (проект җитәкчесе), филология фәннәре кандидатлары, ТӘҺСИнең лексикография бүлеге хезмәткәрләре Таһирова Фәридә Инсан кызы, Сабитова Илһамия Исламетдин кызы, Галимова Ольга Николаевна, Сафина Эльвира Ирфат кызы, Сәфәров Ринат Таһир улы, Гаффарова Фирая Фаяз кызы һәм Саберова Гөлзада Гарәфетдин кызы лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда Россиякүләм сүзлекләр көне уңаеннан, галимә, сүзлекче Эльвира Сафина катнашында чара үткән иде. Бу хакта биредә укый аласыз. 

Фото: ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев