Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акулов вафат
Бүген, 2 майда, Дәүләт Думасының алтынчы чакырылышы депутаты, Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акулов 65 яшендә вафат булды.
Акулов 1991-2012 елларда Татарстан Президенты ярдәмчесе вазифасын башкарды.
Мәрхүм белән хушлашу 3 майда 10.00 сәгатьтә Кариев исемендәге театр бинасында (Петербург урамы, 55б йорт) узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев