«Татар-информ» хәбәр итте.
Бүген төнлә Татарстанга пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Бүген иртән республика дошман пилотсыз очкычлары тарафыннан чираттагы массакүләм һөҗүмгә дучар булды. Пилотсыз очу аппаратларының күбесе Кама аръягы зонасына һөҗүм иткән. Зыян күрүчеләр бар. Алар барысы да табиблар күзәтүендә», – дип белдерде Галимова.
Корбаннар һәм җитди җимерелүләр булмаса да, һөҗүмнән соң сәнәгать кластеры эше бозылган һәм торак йортлар зыян күргән.
«Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык хезмәтләргә һөҗүм нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерергә, шулай ук зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтергә кушты», – диде Галимова.
Нет комментариев