Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 15 градус җылы булачак

«Татар-информ» хәбәр итте.

Якын көннәрдә Татарстан территориясендә бик җылы һәм коры һава торышы сакланачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә.

Республикага аномаль җылылыкны көньяк һәм көньяк-көнчыгыш агымнары китерә. Нәтиҗәдә, тәүлекнең караңгы вакытында температура фоны тискәре булуга карамастан, уртача тәүлеклек температуралар нормадан биш-җиде градуска артып китә.

Бүген төнлә   төбәк аша атмосфера фронты узачак – урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак. Кайбер урыннарда бозлавык сакланачак.
ТРның аерым районнарында томан төшәчәк.

Бүген көндез температура  +7...+ 12 градус булачак. Урыны белән көнчыгышта термометр баганалары көндез +15 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе, 28, 29 һәм 30 мартта, Татарстанда антициклон тәэсире аркасында явым-төшем ихтималы аз.
Сишәмбе, 31 мартта, кайбер урыннарда бераз яңгыр явуы ихтимал. Төнлә температура -5...+1 градус, көндез +8...+ 13 градус булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы кискен үзгәрә