Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда балалар мөселман Сабан туе узачак

Аның үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы.

14 июльдә Балтач районы Борбаш авылында Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак. Бәйрәмгә Татарстан районнарыннан тыш, башка өлкәләрдән һәм республикалардан да кунаклар килүе көтелә. Сабан туенда һәркем баш киеменнән – ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызларның яулыктан булулары сорала.

Сабан туе балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәтләр, шигырьләр һәм кайткан кунакларның сәламләү сүзләре белән ачылачак. Көн дәвамында төрледән-төрле уеннар, ярышлар уздырылачак. Әлеге Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып тора.

Сабан туеның милли күрке булган көрәш ярышлары төрле авырлык категорияләренә бүленеп балалар һәм яшүсмерләр арасында узачак. Яшь чемпионнар арасында үз үлчәү категорияләрендә скутер уйнатылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев