Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарны киметү ысулы хакында сөйләделәр

Хезмәтне гамәлдән чыгарганнан соң икенче айдан түләүләр дә юкка чыгарга тиеш.

Россиядә күп кенә йортларда коллектив антенна эшләвен дәвам итә, аның өчен абонент түләве килә. «Объясняем.рф» порталы квитанцияләрдән чыгымнарның кирәкмәгән юлларын ничек алып ташлау турында хәбәр итте.

Иң элек торак йортта яшәүчеләргә коллектив антеннага хезмәт күрсәтүчене ачыкларга кирәк. Мәгълүматны идарәче компаниядә яки Торак милекчеләре ширкәтендә алырга мөмкин. Аларның хезмәткәрләре шулай ук гаризаны дөрес рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.

Фатир милекчесенә беренче эш итеп телерадиотапшырулар хезмәте күрсәткән өчен бурычны түләргә (әгәр ул булса), гаризаны рәсмиләштерергә,торакны антеннадан өзүче останы көтәргә кирәк.

Хезмәтне гамәлдән чыгарганнан соң икенче айдан түләүләр дә юкка чыгарга тиеш. Хезмәт бушлай күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев