Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы елгасында 47 яшьлек ир-ат батып үлде

Тикшерү бара.

Фаҗига Тукай районының Шильнә елгасында була. Суга кергән 46 яшьлек ир-ат бата башлый. Шаһитлар аны ярга чыгарып беренчел ярдәм күрсәтә, әмма гомерен саклап кала алмый. Урынга хокук сакчылары, коткаручылар, табиблар килеп җитә. 

«Маленькая страна посёлогы янындагы елгада ир-ат батуы турында хәбәрне 12 сәгать 46 минутта кабул иттек. Коткару хезмәтенә аның бертуганының улы шалтыратты. Кызганыч, коткаручылар, табиблар килгәнче ир-ат инде җан биргән иде. Шунысы мәгълүм: судан чыгарганда ул эш киеменнән була. Хәзерге вакытта тикшерү бара: фаҗига сәбәпләре ачыклана», – дип сөйләде МЧС инспекторы Зиннур Мостафин. 

Фотолар ГИМС хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев