Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы Сабан туена нинди артистлар килә?

Районда милли бәйрәм гадәттәгечә Кызыл Байрак авылында узачак.

Тукай районы Сабан туе 8 июньдә Кызыл Байрак авылы аланында узачак. Тантаналы ачылыш сәгать 10га планлаштырылды. Соңыннан авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләячәкләр. 

Бәйрәмдә ат чабышлары, милли уеннар, йөгерү, көрәш, кул көрәше спорт уеннары да булачак. Олы сәхнәне Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, Татарстанның атказанган артисты, шоумен Данир Сабиров кыздырачак. Моннан тыш «Күңел» радиосыннан махсус концерт программасы да планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр безгә Тукай районы башкарма комитетында. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев