Яңалыклар тасмасы

Уфада янә җир тетрәгән

Уфадан төньяк-көнбатышка таба 76 километр ераклыкта җир тетрәү булган.

Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 17 октябрьдә 13 сәгать 44 минутта «Транснефть» акционерлар җәмгыяте җир асты тибрәнешләрен теркәгән. Җир тетрәве Уфадан төньяк-көнбатышка таба 76 километр ераклыкта булган.
5,6 магнитудалы һәм 6,5-7 баллы җир тетрәвенең үзәге 10 километр тирәнлектә, Бөре районының Новодесяткино авылы территориясендә теркәлгән.
Зыян күрүчеләр юк.

https://kiziltan.ru/

Нет комментариев