Хатынын үтереп, бакчада күмеп куйган ир-атка хөкем карары чыгарылды
Яңалыклар тасмасы

Хатынын үтереп, бакчада күмеп куйган ир-атка хөкем карары чыгарылды

Чаллыда суд утырышы булды.

Чаллыда тагын бер җинаять эшенә нокта куелды. 49 яшьлек ир-ат август аенда кылган җинаяте өчен шушы көндә генә суд карарын тыңлады. Аны 8 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Исегезгә төшерәбез, ул вәхшиләрчә 50 яшьлек хатынын үтерүдә гаепләнде.

Фаҗига Тукай районының "Санаръ" бакчачылык ширкәтендә була. Аерылган ир һәм хатын милек бүлешәләр. Ир-ат тормыш иптәшенә 900 мең сум бирә. Әмма хатын-кыз моңа риза булмый. Өстәмә тагын 600 мең сум сорый. Ир-ат йодрык белән китереп суга, соңыннан буып үтерә. Мәетен бакчада күмеп куя. Хатынны туганнары озак эзли. Җинаятьченең эзенә бер атнадан соң гына чыгалар. (тулырак монда)

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять

Нет комментариев