Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хатынын үтереп, бакчасында күмеп куйган

Гаепләнүчегә тиздән суд булачак.

Элекке хатынын вәхшиләрчә үтергән ир-атка карата тиздән хөкем карары чыгарылачак. ТР Тикшерү комитеты җинаять эшен судка тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига август аенда Тукай районының "Санаръ" бакчасында була. Аерылган ирле-хатынлы милек бүлешәләр. Ир-ат тормыш иптәшенә 900 мең сум бирә. Әмма ул моңа риза булмый. Өстәмә тагын 600 мең сум сорый. Ир-ат кызып китеп, элекке хатынына йодрык белән суга. Соңыннан буып үтерә. Мәетен бакчада күмә. Хатын-кызны туганнары эзли башлый. Бер атнадан соң җинаятьченең эзенә чыгалар. Әлегә ул сак астында.   

Аңа 6 елдан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять