Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

«Җырчы кызыбыз әнисез калды»

Көтмәгәндә кайгы килде.

"Адымнар-Чаллы" гимназиясендә кайгылы хәбәр. Укучы кыз Язилә Хисамованың әнисе мәңгелеккә күзләрен йомды. 

"Кичә Җиңү көне уңаеннан үткән бәйрәм концертында бик матур чыгыш ясады Язилә. Талантлы кызыбыз. Көтмәгәндә кайгы килде. Йөреп торган җиреннән дип беләм, әнисенең йөрәге тибүдән туктаган. Әлегә төгәл сәбәбен белмибез. Менә шулай бер көндә җырчы кызыбыз әнисез калды...", - ди  Язиләнең класс җитәкчесе.

Кайгы килгән гаиләгә мәктәптә матди ярдәм итү оештырылган. 

Битараф кала алмаучылар өчен: 
+79503215378 Т- банк  (Зульмиева Я.И.)

Аллаһ Язиләгә һәм аның гаиләсенә зур сабырлыклар бирсен. Авыр кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

5

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев