Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Нинди генә авыр еллар булса да бәйрәм уздырып, төзүчеләргә рәхмәт әйтәбез»

Төзүчеләрнең фидакяр хезмәте нәтиҗәсендә соңгы 10 елда Чаллыда 10 яңа мәктәп, 20дән артык балалар бакчасы, ике театр һәм башка социаль объектлар төзелде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсен Төзүчеләр көненә нәтиҗә ясау һәм бу һөнәр ияләренең шәһәр тормышындагы роле турында сөйләүдән башлады. 

«Илебез тарихында ике зур төзелеш бар: «БАМ» һәм «КАМАЗ». Чаллы төзүчеләре 1970 елда 300 мең кв торак файдалануга тапшырганнар, 2023 елда 320 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылды. Быел бу сан 340 мең кв. метрга җитә. Төзүчеләр беренчеләрдән үрнәк алып эшли. Бөек төзелешләр бөек кешеләрне тудыра. Без юкка гына төзүчеләр көнен легендар төзүче Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәк салудан башламадык. Гади авыл малае нинди зур төзелеш белән идарә иткән. Ул җитәкләгән КамГЭСтан 11 Социалистик хезмәт герое чыккан. Шуңа күрә без нинди генә авыр еллар булса да бәйрәм уздырып, төзүчеләргә рәхмәт әйтәбез. Чөнки Төзүчеләр көне безнең өчен зур бәйрәм», – диде ул. 

Мэр бүгенге төзүчеләрнең хезмәтен дә югары бәяләде. «Дөрес, бүгенге көндә бөтенсоюз төзелешләре юк. Шуңа да карамастан, шәһәрдә төзелеш темплары югары. Төзүчеләрнең фидакяр хезмәте нәтиҗәсендә соңгы 10 елда Чаллыда 10 яңа мәктәп, 20дән артык балалар бакчасы, ике театр һәм башка социаль объектлар төзелде»,  – дип искәртте мэр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев