2 ай хезмәт хакын түләмиләр. Бу очракта нишләргә?
Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.
Сорау:
– 2026 елдан банкротлык процедурасы вакытында күп балалы гаиләләрнең җир участоклары һәм машиналарын алып сатмаячаклар, дигән мәгълүмат дөреслеккә туры киләме?
Җавап:
– Дөрес. 2026 елның 3 апреленнән РФ Гражданнар процессуаль кодексының 446 маддәсенә 67нче Федераль закон буенча кертелгән үзгәрешләр гамәлгә керде. Хәзер тартып алынырга тиеш булмаган милек исемлеге күп балалы гаиләләр файдасына арттырылды.
Беренчедән, бурычы булган гражданинның – өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм буларак бушлай алган җир участогы һәм мондый участокка карата милек хокукына өлеше (доля) дә сатуга куелмаячак. Участокны ипотекага алу очрагы искәрмә булып тора – бу очракта акча түләттереләчәк.
Икенчедән, әгәр бурычлы гражданин күп балалы гаилә әгъзасы булса һәм аларның транспорт чарасы бердәнбер булса, ул сатуга куелмый. Шулай да әлеге транспорт дәүләт теркәлүе узарга тиеш.
Шулай итеп, күп балалы гаиләләрнең бурычларын түләттергәндә, алар өчен әһәмияткә ия милеккә кагылмау юлы белән хөкүмәт мондый гаиләләрне социаль яклауны көчәйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев