Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Атнага 2-3 тапкыр балык ашагыз

Нутрициолог Чулпан Мөслиховадан киңәшләр

Балык – дөрес һәм сәламәт туклануның әһәмиятле бер компоненты. Аны атнага 2-3 тапкыр ашарга киңәш ителә. Чөнки балык, дөрес итеп әзерләнсә, һәм экологик яктан чиста урында тотылса, организм өчен файдалы ризык. Анда Омега 3, Омега 6, магний, тимер, йод, селен һәм В төркеме витаминнары бар. Шулай ук балык, аеруча ак балык, җиңел үзләштерелә торган аксым чыганагы. Кичке аш өчен бик тә файдалы һәм җиңел ризык.

Балык сайлаганда Артык зурларына кызыкмаска киңәш итәм, балыклар кечкенә булса, алар авыр металлар, шул исәптән терекөмеш, токсиннар җыярга өлгерми.

Диңгез балыгын да, елга балыгын да кайда тотылганына игътибар бирү кирәк. Чиста сулыкларда үрчегәнен алыгыз. Балыкны пешерер алдыннан өйгә алып кайткач 2 атналап туңдыргычта -25/30 градуста тотарга киңәш ителә. Бу паразитлар үлсен өчен кирәк, ләкин кайбер паразитлар салкынга чыдам була, шуңа балыкларны пешереп ашарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев