Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Яшелчәләрне кышка ничек катырырга?

Авитаминоз булмасын өчен яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләрне күбрәк ашарга кирәк.

Җиләк-җимеш, яшелчәне целлофан капчыкларга , пластик контейнерга тутырып һәм калын фольгага төреп туңдыру кирәк.

Капчыкларны шыплап тутырмаска. Туңдырырга куелган әйберләр брикет рәвешенә китерелеп, калынлыгы 4 сантиметрдан артмаска тиеш.

Туңдырып саклау өчен бер тапкыр кулланыла торган стаканнардан, камыр ризыклары формалары, боз формаларыннан да файдаланырга мөмкин.
Ә инде суыту камерасында барысы да бер төслегә әйләнгән нигъмәтләр арасында «адашып» калмас өчен махсус лейбл (теләсә кайсы азык-төлек кибетендә сатыла) кулланырга була. Ул капчыкка яки савытка бик җиңел генә ябыша. Анда кирәкле барлык мәгълүматлар язып куела. Бу хуҗабикәнең эшен бермә-бер җиңеләйтә.

фото: https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев