Йокысызлыктан интегүчеләргә киңәшләр
Йоклар алдыннан «Рәхмәт көндәлеге»н тутыру яхшы нәтиҗә бирә.
1. Йокларга бер сәгать кала телефон, телевизорны сүндерегез.
2. Төнге сәгать 11гә кадәр йокларга ятыгыз.
3. Йокы бүлмәсендә караңгылык булдырыгыз – калын пәрдәләр элегез, «төн» дип аталган жалюзилар куегыз, бүлмәдә тыныч һәм салкынча (18 градус җылылык) булсын.
4. Йоклап киткәнче уең белән тәнне «барлап чыгып», мускулларны йомшартыгыз.
5. Җылы кунжут, кокос мае белән 10-15 минут үз-үзеңә массаж ясап, муен, эч, аяк табаннарын, учларны уарга, аннары җылы су белән юып төшерергә.
6. Йоклар алдыннан җылы ванна керергә була: суга ылыс экстракты, тоз салырга мөмкин. Ванна керергә җай булмаса, аякларны тастагы җылы суда тотарга була.
Йокыга психоэмоциональ баланс та тәэсир итә. Шуңа күрә йоклар алдыннан «Рәхмәт көндәлеге»н тутыру яхшы нәтиҗә бирә – кул белән кәгазьгә язарга да, уегызда җавап бирергә дә мөмкин – бүген нәрсә өчен шөкер итәсез? Җаваплар санын 30га җиткерергә тырышыгыз. Максат – игътибарны яхшы уйларга юнәлтү. Көн дәвамында үткәннәр һәм киләчәк турындагы уйлардан туктап, хәзерге мизгелне күздән кичерегез – шушы минутта башкарган эшегездән ләззәт кичерегез. «Шулкадәр арыдым. Хәтта аруымнан арыдым», «Кайчан бетә бу хәлсезлек?», «Нишләп авыр бу тән?» кебек сүзләрне, уйларны вакытында сизеп алып, үз-үзегезне мактау өчен сәбәпләр табыгыз, аяк-кулларыгызга хәрәкәт иткәннәре, башыгызда зиһен булганы, ашказаны асты бизенә яшәү көче биргәне өчен, үт куыгына, авырттырып, дөрес булмаган ризык ашавыбыз турында сигнал биргәне өчен чын күңелдән рәхмәт әйтегез.
Фото freepik.com сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев