Үз хокукларың өчен көрәшү тарихы
Яңа техника сатып алганда барысы да тиешенчә, сюрпризлардан башка эшләвен телисең. Ләкин кайвакыт шатлык урынына күңелсезлек килә: әйбер ватыла, ә сатучы проблема юк кебек кылана.ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы бүлеге белгечләре бу очракта ъз хокукларың өчен көрәшергә кирәк дип аңлата.
Беренче айдан ук проблемалар...
Шәһәрдәшебез маркетплейстан 11 290 сумга газ плитәсе сатып алган. Гарантиясе — 3 ел, шуңа борчылырга урын юк кебек.
Ләкин беренче айларда ук плитә белән проблемалар башлана:
- алгы конфорка даими сүнә, ә арткысы бик авырлык белән генә кабына яисә бөтенләй кабынмый;
- панель өслегендә бернинди чара да бетерә алмаган таплар барлыкка килә;
- конфоркалар астындагы металл ялтыравыгын югалта һәм икенче төскә керде;
- электр приборы төймәне озак басып торгач кына эшли башлый;
- плитәнең чуен рәшәткәсе дә ватылып чыга.
Плитә белән тулсынча файдалану мөмкин булмый, бер кечкенә конфорка гына эш хәлендә була. Ә рәшәткә ватылу — ул инде уңайлылык кына түгел, ә куркынычсызлык мәсьәләсе дә.
Закон буенча эш итү мөһим!
Сатып алучы кагыйдәләр буенча эш итә:
- сатучыга чатка язып беренче проблемалар турында хәбәр итә;
- сервис үзәгеннән оста чакыртып, запас частьләр кирәклеген раслата, ләкин белгеч тикшерү акты төземи һәм ремонт срокларын әйтми;
- сервистан барысын да кайчан ремонтлаячакларын берничә тапкыр сорый. Җаваплар килде, ләкин бернинди төгәллек тә кертми;
- сатучыга һәм өченче затларга рәсми претензия юллый.
Җаваплар килә: кайдадыр товарны бары тик тапшыру пунктына гына китереп бирергә кушалар, кайдадыр өлешчә баш тарталар, ә кайбер сорауларны бөтенләй игътибарсыз калдырдылар.
Вакыт үткәч тә проблема хәл ителмичә тора. Шул ук вакытта закон буенча сатучы кимчелекләрне объектив рәвештә кирәк булган минималь вакытта яисә язмача килешенгән срокта — ләкин 45 көннән дә арттырмау шарты белән — бетерергә тиеш. Бу тарихда төгәл срок та, чын ремонт та булмады.
РФ 1992 елның 7 февралендәге 2300-I санлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы кулланучыны яклау өчен булдырылган. Законның 18нче маддәсе нигезендә, әгәр товарда кимчелекләр булса, кулланучының сайлау хокукы бар:
- товарны яңасына алмаштырырга;
- кимчелекләрне бушлай бетерүне таләп итәргә;
- сатып алу бәясен киметергә;
- килешүне өзәргә һәм акчаны кире кайтарырга.
Суд кулланучы яклы
Бу хәлдә иң акыллы карар акчаны кире кайтаруны таләп итү. Чөнки кимчелекләр җитди, ә сатучы аларны бетерергә ашыкмый.
Товарның бәясен кайтарудан тыш, закон түбәндәгеләрне таләп итәргә рөхсәт итә:
- Законның 23нче маддәсе нигезендә, үткәрелгән һәр көн өчен товар бәясенең 1 проценты күләмендә пеня каралган. Бу сатучының мәсьәләне хәл итүне сузмавы өчен стимул.
- Рухи зыянны компенсацияләү. Эшләми торган техника аркасында сез уңайсызлыклар һәм стресс кичерсәгез, суд акчалата компенсация билгели ала.
- Штраф. Әгәр сатучы таләпләрне ирекле рәвештә үтәмәсә, суд аннан кулланучы файдасына бирелгән сумманың 50 проценты күләмендә штраф түләтергә хаклы (Законның 13нче маддәсенең 6нчы пункты).
Мәсьәләне тыныч юл белән хәл итүнең барлык омтылышлары да барып чыкмагач, киләсе адым — судка мөрәҗәгать итү. Сатып алучы шулай итщ дә, барлык документларны һәм фотосурәтләрне кушып, судка дәгъва гаризасы тапшыра һәм түбәндәгеләрне сорый:
- сату алу килешүен өзәргә һәм түләнгән 11 290 сумны кире кайтарырга;
- үткәрелгән һәр көн өчен неустойка түләтергә;
- рухи зыянны капларга;
- таләпләрне ирекле рәвештә үтәүдән баш тарткан өчен штраф түләтергә;
- суд чыгымнарын — мәсәлән, документлар төзү, почта аша җибәрү чыгымнарын һ.б. капларга.
Суд зыян күргән кулланучының таләпләрен канәгатьләндерә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы бүлеге белгечләре сөйләгән ситуация шуны күрсәтә: хәтта сатучы вакытны сузса, формаль җаваплар белән генә котылырга тырышса яки өлешчә баш тартса да, сатып алучының гаделлеккә ирешү өчен реаль мөмкинлекләре бар. Әгәр сез эзлекле гамәлләр кылсагыз, барлык документларны сакласагыз һәм үз хокукларыгызны яклаудан курыкмасагыз, закон һәрвакыт кулланучы ягында була.
Нет комментариев