Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Киңәш-табыш

Күршемнең велосипеды комачаулый, ничек алдыртырга?

Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юристлык агентлыгы җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау: 
– Күршем подъезддагы уртак мәйданчыкта велосипедын куя, бу миңа комачаулый. Әйтеп карадым – тыңламый. Нишләргә?
Җавап: 
– Гомуми куллану урыннарында велосипед, коляска, шкаф, тартмалар һәм башка әйберләрне куярга ярамый, чөнки бу әйберләр янгын вакытындагы эвакуациягә комачаулый. Тикшерү эшләре күршеләр шикаятеннән соң яки идарә итү компаниясе башлангычы белән үткәрелергә мөмкин. Тыелган әйберләрне саклаган өчен штраф күләме 5 меңнән алып 15 мең сумга кадәр тәшкил итә. Әгәр мәсьәләне ачыклау өчен күршегез белән сөйләшү ярдәм итмәсә, идарә итү компаниясенә шикаять язарга мөмкин. Аларның хезмәткәре килеп, тәртип бозылганны теркәргә, акт төзергә, күршегезгә милеген алып куярга дигән күрсәтмә бирергә тиеш. Шуннан соң да хәл үзгәрмәсә, участок полициясенә яки РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына (МЧС) мөрәҗәгать язарга мөмкин. Инспекторлар төзегән протокол буенча штраф билгеләячәк. Аның да нәтиҗәсе булмаса, фатир хуҗасы уртак милектән файдалануга комачау итүне туктатуны таләп итеп, судка гариза яза ала. Үз белдегегез белән күршегезнең велосипедын чыгарып куярга яки бозарга ярамый – моның өчен ул сезне җаваплылыкка тартырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белгеч киңәше