Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Кыяр яхшы үссен!

Кайбер таләпләрне үтәмәгәндә, кыяр уңыш бирергә теләми.

* Кыяр өчен нейтраль реакцияле, черемәгә бай туфрак яхшы. 
* Кыяр үрмәләп үсә башлаганчы төбен 3-5 см калынлыкта торф белән мүлчәләргә hәм даими рәвештә су сибәргә кирәк. Тагын бер таләп – төбен даими йомшарту. Туфрагы катканда, тамырларга кислород керми. Әмма бу эшне бик сак эшләргә кирәк, кыярның тамырлары өстә генә урнашкан.
* Кыярны куе утыртмагыз. Саргайган яфракларын өзеп торырга кирәк, болай аның арасына яктылык яхшырак керә. 
* Кыяр үтәли җилне, температураның кискен үзгәрешләрен яратмый. 
* Сабакта кыярны зур итеп үстермәгез. Сабактагы картайган бер кыяр калганнарының үсешен тоткарлый. 
* Кыярга суны кичтән сипмәгез. Бу аның чирләргә бирешү куркынычын арттыра. Аңа көннең беренче яртысында җылы су гына сибәргә кирәк, яфракларына тидермәскә тырышыгыз. Салкын су сибүдән кыярның тамырлары чиргә бирешә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшелчә