Мул уңыш алыйм дисәң ...
Файдалы киңәшләр
- Карлыган төбенә кипкән бәрәңге кабыгын күмеп куйсагыз, аның җимешләре чия кадәр булыр. Крахмалга бай бәрәңге кабыгын суда кайнатып, карлыганның үзенә дә сибәргә була.
- Помидор куагына бер тапкыр 3 литр суга бер тамчы йод салынган катнашма сипсәң, уңышы күп чыга, помидорлар да эрерәк була һәм иртәрәк өлгерә.
- Каһвә куесы кырмыска, әкәм-төкәм кебек корткычларга каршы көрәшә. Аны туфрак өстенә генә сибәргә кирәк.
- Чүп үләннәренә каршы түбәндәге чара булыша: 4 литр аш серкәсенә ярты стакан тоз һәм бер аш кашыгы савыт-саба юа торган сыеклык салып сибегез.
- Кишернең түтәл кырыендагысы уртасындагыга караганда яхшырак үсә. Шуңа да аны аерым түтәл итеп түгел, ә суган, чөгендер тирәсенә чәчәргә була.
- Сарымсак яки суган эре булып үссен дисәгез, үскән вакытта ике тапкыр тозлы су сибәргә кирәк. Моның өчен 10 литр суга 1 аш кашыгы тоз алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев