Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Сарымсак тирене яшәртә

Башка яктан да файдасы зур.

 – Ашказаны согы эшләп чыгаруны көчәйтә, шуның белән тимернең яхшы үзләштерелүенә ярдәм итә.
– Азык-төлек эшкәртүне яхшырта.
– Ашказаны асты бизе эшен җайга сала.
– Эчәклектәге таркалу процессларын туктата.
– Аппетитны көчәйтә.
Әмма шуны истә тотыгыз: гастрит, уникеилле эчәк һәм ашказаны җәрәхәте, панкреатит белән чирләгәндә һәм ашказаны асты бизенә зыян килгән вакытта (бигрәк тә кискенләшкән чорда) сарымсак ашау сәламәтлеккә зыянлы.
– Буыннар авыртуга еш сәбәпче булган тоз утыруны булдырмый.
– Буыннар тукымасын һәм сеңерләрне тузудан саклый һәм аларның төзәлүенә ярдәм итә.
– Сөякләрне ныгыта.
– Остеоартрит үсешен кисәтә.
Антиоксидантлар, флавоноидлар, В төркеме витаминнары һәм кислоталарга бик бай сарымсак тирене яшәртә, аны сыгылмалы итә, биткә бетчәләр чыгу һәм вакытыннан алда җыерчыклар барлыкка килүне кисәтә. Бит тиресен дәвалау өчен сарымсаклы битлек куллану да кирәкми, аны көненә бер-ике тырнак ашау да җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев