Тәмле шарлотка
Кирәк: 5 йомырка, 1 стакан (250 грамм) шикәр комы, 1 стакан он, 1 аш кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 2 аш кашыгы сыек май.
Йомырканы шикәр комы белән күпертәбез, разрыхлитель кушкан он салып, сыек камыр ясыйбыз. Алманы мул итеп турап, табага җәябез, алма өстенә камыр агызабыз. Менә шундый җиңел генә рецепт, – дип яза Рәмзия Әхмәдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев