Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәш-табыш

Туйга нәрсә кияргә?

Истә тотарга киңәш итәм – ак төстәге киемне туйда кәләш кенә кия.

Җәй айлары – туйлар чоры. Ә бу туганнар белән очрашу, мәҗлестә күңел ачу кебек рәхәт мизгелләрдән тыш, матур күлмәк эзләү мәшәкате дә. Чөнки «киемеңә карап каршы алалар». Өстәвенә, заманча туйларда истәлекле фотолар ясарга да туры килә. «Стилист киңәше» сәхифәсенең чираттагы чыгарылышында туйга киеп барырлык кием сайлау турында сөйләшербез.

Иң беренче чиратта чакыруны игьтибар белән укыгыз, аерым бер төсләрдә киенергә дип язылган икән, шул теләкләргә таяныгыз. 
Яңалык булмаса да, истә тотарга киңәш итәм – ак төстәге киемне туйда кәләш кенә кия. «Животный принт» дип атала торган, ягъни леопард, елан тиресе кебек рәсемле киемнәрдән тыелсагыз да яхшы булыр. Джинсы киемнәр ничек кенә универсаль булмасын, аларны да бүтән кичәләргә калдырыгыз. Күннән, ясалма күннән итәкләр, ачык күкрәкле, кыска итәкле күлмәкләр, гомумән, драма стилендәге образлар да урынлы булмас. 

Туйда нинди кием матур күренә соң? Зәвыклы һәм нәфисләрен сайлагыз. Ак фонда чәчкәле миди, ягъни тездән түбән озынлыктагы күлмәкләр, колор блок стилендә киемнәр яхшы вариант булачак. Шулай ук пайеткалар, каурыйлар белән бизәлгәннәре.

Колор блок (Color Block) – бер образ кысаларында берничә җете төсне комбинацияләүгә нигезләнгән кием стиле.
Күлмәк киясегез килмәсә, топ (кыска блузка, майка, футболка) һәм чалбар сайлагыз. Чалбар диюгә күз алдыгызга палаццо (киң балаклы, биле югары) чалбарлар килгәндер. Нәкъ шулай! Топка килсәк, ул ассиметрияле, фигуралы кисеп ясалган, ялтыравыклы, кабарып тора торган җиңле, ягъни буфлар белән булсын.
Пиджак белән чалбарлы костюмнарны да игьтибарсыз калдырмагыз, бигрәк тә ал төслеләрен. Чөнки ал төс, белгечләр әйтүенчә, елның иң актуль төсе булып санала. Бәйрәмнәрдә генә түгел, көн саен өйдә дә, эштә дә матур булыгыз.

Фото Лилия Вәлиевадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Туй