Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Алмаз Мирзаянов кыен хәлдә калган: «Аннары гына башка «типте!»

Җырчы юбиляр ханымның туган көнендә никахка багышланган шигырьләр, котлаулар укыган.

Татар эстрадасы артистлары, җырлы гаилә Алмаз белән Зөлфирә Мирзаяновлар уңайсыз хәлдә калганнар. Никах туе дип җыенып барган мәҗлес 35 яшьлек бер ханымның юбилее булып чыккан. Җырчылар мәҗлес дәвамында юбиляр ханымга һәм аның тормыш иптәшенә никахка багышланган шигырьләр, котлаулар укыганнар. Нәрсәдер дөрес түгел икәнлеген бәйрәмнең икенче өлешендә генә аңлап алганнар. 

- Бик кыен хәлдә калдым. Зөлфирә: «Никахка барабыз», – ди. Түбәтәй-яулыкларны алдык. Баргач кына ирекле дресс-код булуы ачыкланды. Киенеп, залга кердек. Никахтагы атмосфера түгел. Шулай дип әйттем дә әле. «Точно никахмы соң бу?» – дим. Көлеп куйдылар. Котладык, җырладык.

Әле без җырлаганда бер малай биеде. «Кем малае?» дигәч, кияү кеше, киленгә ишарәләп, аныкы икәнне аңлатты. «Балалы хатынга өйләнә икән, молодец», – дип уйлап, баланың үзенә охшаганына шаккаттым.

Икенче чыгышта да теләкләр теләп, һәр туйда сөйли торган шигырьне сөйләдем. Һәм шуннан соң гына ресторан хуҗасы яныбызга килеп: «Рузиләнең бүген туган көне бит», – ди. Туй көне белән туган көне бер көнне булгач, иренә җайлы була икән, дип уйлап куйдым. Аннан гына юбилейга килгәнебез башка «типте», – дип язган социаль челтәрләрдә Алмаз Мирзаянов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев