Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Рәмзия Әхмәдуллина: «Без, блогерлар булмасак, нишләр идегез?»

Тәҗрибәле бакчачы, блогер «Блогерлар кирәкме, юкмы?» дигән темага үз фикерләре белән уртаклашты.

"Кемнәр алар блогерлар? Яңа төр һөнәр бу, яңа шөгыль! Һөнәр дим, чөнки бик күп хезмәт, тырышлык, сабырлык сорый бит бу эшебез. Килешәсезме? Үзең белгәнне генә кешегә өйрәтеп була. Матурны, чистаны гына кешегә күрсәтеп була. Моның өчен күпме вакыт кирәк. Ә сезнең хатлар – аерым бер тарих. Һәркем соравына җавап, үзенә игътибар көтә.

Әле бит сезнең аркада без дә үзебезне карыйбыз, тәртиптә тотабыз. Сезгә күренәсе бар дип, иртүк торып, чәч ясыйбыз, күз буйыйбыз. Күпме яңалык җиткерәбез сезгә (без булганда, телевизор да кирәкми). Бергә балалар, оныклар, бозаулар, сарыклар, чебиләр үстерәбез.

Без булмасак, кер юу гельләрен, швабраларны, тәмле ис чыгара торган диффузорларны кайдан алыр идегез?! Менә бу кыйссаны язар өчен дә белем кирәк (без журналистлар түгел бит). Ничек уйлыйсыз, блогерлар кирәкме, юкмы? Ниндирәк булыйк, «если что» төзәлербез, – дип язган ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев