Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Дәниф Шәрәфетдиновтан шатлыклы хәбәр

Аның күзләре бераз күрә башлаган.

Бүген халкыбызның моңлы җырчысы Дәниф Шәрәфетдиновның туган көне.

Мәгълүм булганча, ул татар эстрадасына Виталий Агаповның «Сарман алмагачлары» җыры белән килеп керде. Тамашачы моңлы җырчыны  тәүге адымнарыннан ук яратты.

Дәниф берничә ел халкыбызның моңлы җырчысы Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге «Бәйрәм» ансамблендә  солист булып эшләде. Хәния ханым белән бергә дуэтлар башкарды. Кайда гына, кем белән чыгыш ясаса да, Дәниф Шәрәфетдиновның чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде.

Әмма сәламәтлеге какшау сәбәпле, җырчы егет «Бәйрәм»нән китәргә мәҗбүр булды. 
Соңгы елларда Дәнифне язмыш сынады. Ул җитди авырады. Шул чире нәтиҗәсендә күзләре күрми башлады. Җырчыбыз  7  операция кичерде. 

Яраткан җырчыбызны туган көне белән котлап, хәлләрен сораштым.
– Аллаһка шөкер, күзләрем әкрен генә күрә башлады. Бүген дә улым белән укол ясатып кайттык. Аллаһы боерса, барсы да яхшы булыр дип өметләнәм, – диде ул.

Без,  «Шәһри Чаллы» редакциясе коллективы, моңлы җырчыбызны туган көне белән котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек телибез. Күзләренә ясаткан операцияләр нәтиҗәле булсын. Аңа хатыны Зәринә белән балаларының уңышларына сөенеп, оныкларны күреп, кулларына алып сөю бәхете елмайсын. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу шоу бизнес Дәниф Шәрәфетдинов