Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлнара Тимерҗанова: “Урамдагы әбигә булышам дип төрмәгә эләгә яздым”

«Кулымнан килгәндә ярдәм итми булдыра алмыйм. Аларны бит минем юлга Аллаһ үзе чыгара» , - ди җырчы.

Ярдәм сораган кешегә, булдыра алганда булышмый кала алмыйм мин. Чөнки үземнең ипи дә алырга акчам булмаган чаклар булды. Бик авыр чаклар. Мәңге онытасым түгел!

Хәзер үземнең дә юлыма еш кына мохтаҗ кешеләр очырый. Әле кичә генә кызымны мәктәпкә илтеп кайтып килгәндә бер әбигә юлыктым. “Кызым, ашыйсым килә. Ипи генә алып бирче”,- ди бу. "Аллаһка шөкер, ипи алырлык акчам бар. Әйдә минем белән", - дип кибеткә алып кереп киттем үзен.

Киштәдән ипи алдык та, кассага барыйк дисәм, әби батон да эләктерде. "Ярый соң, булсын", - дип каршы килмәдем. Шуннан ул: “Миңа сөт тә кирәк бит,”-диде. “Ярар, әби, хәзер сөт алып киләм”, - дип киттем.

Кире килгәндә касса янындагы вак-төяк нәрсәләрне кесәсенә тутырып “әбием” басып тормасынмы?! Урлаша бит бу, минәйтәм. Бергә кердек, ләбаса, хәзер икебезне дә алып китәләр дим. Янына килдем дә: “Нишлисез, тиз генә әйберләрне урынына куегыз. Алай ярамый! Кирәк булса сатып алам”,- дим. Ярый аңлады, тиз генә әйберләрне урынына куйды. (Кесәсен карамадым, әлбәттә. Барын да куйгандыр дип өметләндем.) Алай яныбызга килүче булмады, шөкер, бәлки күрмәгәнннәрдер. Ипиләрне, сөтне алып бирдем дә, әби белән саубуллаштым. Болай өс-башына карасаң, бик начар киенгән кебек тә түгел иде үзе. Яхшы да түгел. Кем булса да, исән-сау булсын!

Аннан алда, шәһәргә кайтканда юлда бер төркмәнме, таҗикмы кул күтәреп тора. Үтеп китәргә йөрәгем җитмәде. Утыртып шәһәргә алып кайттым. Ул шунда безнең илгә акча эшләргә килгәнен сөйләде. Тик эш төгәлләнер алдыннан акча түләми объекттан куып чыгарганнарын, бер тиенсез туган ягына кайтырга мәҗбүр булуын сөйләде. Мин моны жәлләп, өйдән ризык алып чыгып ашаттым. Самолетка акча бирдем.

Кешегә сөйләсәң "җүләр син" диләр мине. "Хәзерге заманда кешегә ярдәм итергә кирәкми. Талап, көчләп яки бөтенләй үтереп китәрләр,”- диючеләр дә бар. Аллам сакласын, нинди кеше булмас!

Әмма кулымнан килгәндә ярдәм итми булдыра алмыйм. Аларны бит минем юлга Аллаһ үзе чыгара. Бу төркмән дә, әнә бит, соңрак булса да, элемтәгә чыгып, бурычын тулысынча кайтарды, картама салды. Изге айда мохтаҗларны ярдәмебездән калдыйрмыйк!

 

Телеграм -» ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес