Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илмира Нәгыймова елый-елый: «Руслан кебек булырга язмасын!..»

Телевизион тапшырулардан соң җырчыга пычрак сүзләр яза башлаганнар.

Илмира Нәгыймова шушы көннәрдә журналистлар Лилия Кадыйрова белән Лилия Гатинага интервью бирде. Тапшырулар кысаларында ул шәхси тормышы, иҗаты турында сөйләде. Интервьюлардан соң Илмираның хейтерлары артып киткән, пычрак сүзләр язучылар күбәйгән.

«Дуслар, шуны әйтәсем килә: бүтән интервьюларга йөрмим. Соңгысы бер атна элек кенә чыкты. Әлбәттә, иң күп караулар минеке. Мине шуның өчен генә чакыралардыр инде, карау, рейтинг күтәрү өчен. Иң күп комментарийлар да миндә. Нинди генә сүзләр юк анда!  Кешегә нинди начарлык эшләдем мин?! Ничек шулай кеше баласына язып була? Мин кеше үтергәнме соң? Бер аерылуым белән… Шул хәтле негатив кешедә. Интервьюга бармыйм, чөнки һаман шул ук бер сорау, һаман бер балык башын чәйниләр. Ә мин гади кеше, ничек бар шулай җавап бирәм...

Нәрсә дип әйтәсем килә: имеш, аерылышкач, хатын-кыз кеше түгел икән ул, ике бала белән син бер кешегә дә кирәк түгел!.. Аллаһка шөкер, аерылганыма инде ике ел, өченче ел китте. Эшемне дә эшлим, акча да эшлим, балаларым да бәхетле.

Минем балаларымны әбиләре (Руслан Кираметдиновның әнисе – искәрмә) алып китә, мин аңа иксез-чиксез рәхмәтлемен. Аңа хөрмәтем зур. Балаларым, кайткач, алар гел әбиләрен мактый, әтиләре нәрсә сөйләгәннәрен мин сезгә сөйләмим генә. Башыгыз агарачак алайса. 

Русланның бөтен фанатлары минем аккаунттан чыгыгыз, мине карамагыз, мин туйдым. Арыдым шушы әйбердән. Мин дә кеше бит! Минем дә йөрәгем бар!

Русланнан үрнәк ал дип тә язалар хәтта. Аның кебек булырга Ходай язмасын! Икейөзле!», – дип елый-елый сөйли Илмира Нәгыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

1

3

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев