Хәле ничек?
Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллин кызы Мәликәгә 1 ай тулган көнне, 23 июньдә хастаханәгә эләкте. Ул Мәскәүдә калкансыман бизенә операция ясатты. Операциягә керер алдыннан язылучыларына илебез башкаласына килүенең сәбәбен әйтте:
«Мәскәүгә килүемнең сәбәбе – калкансыман биз белән проблемаларым бар иде. Узган елда миңа табиблар: «Илнат, алдырырга вакыт», – дигән иделәр. Июль азагы иде, ялгышмасам. Бармадым, гастрольләр вакыты иде. Быел Казанда тапшырган бер анализымның нәтиҗәләре начаррак булды да, Мәскәүгә барырга карар кылдым. Бер сәгатьтән операция ясыйлар. Кирәкмәгән әйберне алып атачаклар да, барысы да супер булачак», – диде ул.
Җырчы белән элемтәгә кереп хәлләрен белештек.
«Аллаһка шөкер, барсы да яхшы. Үземне яхшы хис итәм», – диде ул.
Нет комментариев