Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Юморист Ирек Зарипов: «Мин беркемгә дә баш имәдем»

«Әнием 51 яшендә яткан җиренннән кинәт кенә китеп барды», -ди ул.

Чаллыда Ирек Зариповны белүчеләр бик күптер. Ул – юморист, нәфис сүз остасы гына түгел, җырчы да әле. Ирекнең җыр сәнгатендә эшләвенә – 30, үзенә 55 яшь тула. Ул тормышындагы шушы вакыйгалар уңаеннан, 24 январьдә шәһәребезнең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында концерт уздыра. Туган көнендә үзенең тамашачыларына рәхәтләнеп ял итә торган концерт күрсәтәсе килә аның. Юбилей алдыннан Ирек белән әңгәмә кордык. 
– Ирек, белүемчә, сез фельдшер-акушер. Ни өчен һөнәрегезне бөтенләй башкага алыштырырга булдыгыз? Юкса, фельдшер-акушер кирәкле эш бит...
– Мин Башкортостанның Бүздәк районы Таулар авылында алты балалы гаиләдә туып-үстем. Табиб буласым килде һәм унынчы сыйныфтан соң Уфа медицина училищесына укырга кердем. 1,5 ел укыгач армиягә киттем. Кайткач, эшләп укыдым. Чөнки әнием дә вафат булгач (ул 51 яшендә яткан җиренннән кинәт кенә киттеп барды), стипендиягә генә яшәү авыр иде. Тулай торакта вахтер булып эшләдем. Спорт залын да юдым, башка эшләрне дә башкардым. Аена 100 сум хезмәт хакы ала идем. Киноларга, театрларга да йөрдем. Укып бетергәч, белгечлегем буенча бераз эшләп алдым да, бу һөнәрнең минеке түгеллеген аңладым. Күңелем сәнгатькә тартылды. 
– Чаллыга кем чакырып китерде?
– Беркем дә чакырмады. Апам, кияүгә чыгып, Чаллыга китте. Мин аның янына кунакка килгәч, бу шәһәрне яраттым һәм килеп урнаштым. Башта пресс-рама заводында «Ока» машиналары буядым. Аннары композитор Ринат Гобәйдуллин «КАМАЗ» мәдәният сараена үзе оештырган «Сердәш» ансмбленә чакырды. Биредә дүрт ел җырчы һәм алып баручы булып эшләвем мине бүгенге Ирек Зарипов дәрәҗәсенә җиткерде. Моның өчен мин Ринат абыйга рәхмәтле. Урыны җәннәттә булсын. Шунда эшләгәндә популяр артистлар белән таныштым. Аннары ел ярым Салават Фәтхетдинов төркемендә администратор булып эшләдем. Хәния Фәрхи җитәкчелегендәге «Бәйрәм» ансмблендә өч ел эшләү дәверендә бөтен Россияне йөреп чыктык. Аннары үземнең төркемне оештырып, гастрольләргә йөри башладым. 
– Төркемегездә кемнәр бар?
– 12 ел инде талантлы музыкант, җырчы Наил Әнәсов, Башкортлостаннан баянчы-гармунчы, җырчы Рәфил Мусин, автор-башкаручы, җырчы дустым Флюра Талипова һәм башкалар белән эшлим.  
– Гастрольләргә йөрү арытмадымы? Берәр җиргә эшкә керергә уйламыйсызмы?
– Диплом булмагач, мәдәният учреждениеләренә эшкә алмыйлар. Югары белемле белгеч булу хыялын 2017 елда тормышка ашырдым. ТИСБИга укырга кердем. Быел аны тәмамлап мәдәнияттә менеджер белгечлеге алам. Күптән түгел генә Сара Садыйкова исемендәге концерт залына администратор булып эшкә урнаштым. Тора-бара күңелемә хуш килгән, мәдәнияткә кагылышлы эш табылыр дип уйлыйм. 
– Юбилей концертында кемнәр катнаша?
– Концертны композитор, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Зифа Нагаева алып бара. Анда иҗатташ дусларым катнаша. Юбилейны җитәкчеләрдән башка, зур бүләкләрсез генә, тыйнак итеп, дусларым белән үткәрергә җыенам.
– Ирек Зарипов дигәч күз алдына Сәкинә образы килеп баса. Ни өчен Сәкинә ролен алдыгыз?
– Сәкинә – телемә беренче килгән хатын-кыз роле. Аны тамашачылар да яратты. Ул рольдә сәхнәгә чыкмасам, халык сорый. Сәкинәне Казанда да, Мәскәүдә дә, Чаллыда да – бөтен җирдә яраталар.   
– Пандемия сезнең эшчәнлеккә дә тискәре йогынты ясагандыр инде?
– Зарлана алмыйм. Узган ел Татарстанда һәм Башкортостанда 240 концерт куйдым, Аллаһка шөкер. 
– Ирек, сез күп кенә җырчыларга канат куйган кеше дә бит әле. Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова белән дә дус булгансыз...
– Эльмираны зур сәхнәгә чыгаручы мин дисәм дә хата булмас. Кибеттә эшләгәндә мин аны Башкортостанга гастрольләргә алып чыктым. Шуннан соң ул зур сәхнәләрдә җырлый башлады. Популярлашты. Мине үзенең концертларына чакыра башлады. Соңгы елларда аны янәдән концертларга йөрттем. Былтыр җәй Башкортостанда бик күп Сабантуйларда бергә эшләдек. 
Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Әхмәтоваларның җырларын «Күңел» радиосына беренче булып алып кайтып бирдем. Яраткан радиобыз аша алар танылу алдылар. Композитор, алып баручы, җырчы Зифа Нагаеваны Чаллыга китерүче дә мин дисәм һич арттыру булмас. Аллаһка шөкер, Зифа ханым моны белә, мине хөрмәт итә. 
– Сез күпләргә ярдәм иттегез. Тормышта, иҗатта таянырлык кешеләрегез бармы?
– Наил Әнәсов. Ул – күпкырлы талант иясе. Үзе җырлый, диджей да, аппаратура да куя, үзе шофер да. Аңардан башка берни дә эшләп булмый. 
– Тормышыгызда үкенечле хәлләр булдымы?
– Булгандыр инде. Әмма мин беркайчан да төшенкелеккә бирелмәдем. Концертларны берүзем оештырам, беркайчан да  кешеләргә ялынмадым, баш имәдем, планнарны дусларым белән бергә тормышка ашырам. Сәнгатьтә үз юлымны таптым, шуннан тыныч кына алга барам.
– Ирек, сез бәхетлеме?
– Сагышланып, кәефсез йөрергә вакытым юк минем. Ялгыз булсам да, үземне бәхетле саныйм, чөнки мин һәрвакыт иҗатымны яраткан тамашачыларым янында. 

/ Фото Ирек Зариповтан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу