Күренекле композитор катлаулы операция кичерде
Шоу-бизнес

Күренекле композитор катлаулы операция кичерде

Ни булган?

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, бик күп популяр җырлар иҗат иткән композитор, музыкант Илгиз Закировның йөрәгенә операция ясадылар.

Кызы Гөлназ Закирова әйтүенчә, Илгиз абыйны реанимациядән палатага чыгарганнар инде. «Әтием катлаулы операция кичерде. Хәзер әтиемә терелеп, тернәкләнү үтәргә кирәк. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе хирургларына, барлык хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт. Алар кешеләргә тормыш бүләк итәләр», – диде ул. 

Чаллыбызның күренекле сәнгать әһеле –  Илгиз Закировка терелеп, халкыбызга матур, мәгънәле җырлар иҗат итеп яшәргә насыйп булсын. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабан туе артистлар концерт тамаша шоу чир авыру сәламәтлек операция

Нет комментариев