Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Лилия Хәмитова: «Чирләвемнең сәбәпчесе....»

Җырчы хастаханә юлында йөрергә мәҗбүр булган.

Социаль челтәрләрдә Винарис Ильегетнең «Без попугаебыз Игорекны сатарга булдык. Аңа 7 яшь, жако токымлы. Тормыш иптәшемдә кошларга аллергия таптылар. Бәясе – 200 000 сум», – дигән хәбәр таралды. 

Лилия Хәмитова белән элемтәгә кереп хәлләрен белештек.

– Мин элек тә Казан белән Арча арасында йөри идем бит инде. Казанга киләм, косар дәрәҗәгә килеп йөткерәм. Арчага кайтам бетә. Хәзер дә шулай. Каз мамыгыннан мендәрдә йоклаганда да тыным бетә иде. Тәмам аптырадым. Табибларга мөрәҗәгать итәргә булдым. Аллергеннарга анализлар бирдерделәр һәм кошлар йонына аллергия таптылар. Табиб: «Өегездә кош асрыйсызмы?» – дип сорады. «Ничек инде фатирда кош асрыйсың?!» – дип аптырадым. «Попугаебыз бар», – дидем. «Сезнең аллергия менә шул попугай йоныннан инде. Попугайны сатмасагыз, аллергия, астмага әйләнергә мөмкин», – диде табиб.

Мин әле Арчада. Йортны карыйсы, мондагы кайбер мәсьәләрне дә хәл итәсе бар. Үземдә аллергиянең әсәре дә юк. Рәхәт.

Винарис попугайны сораучылар бар ди. Аның яхшы күңелле хуҗаларга эләгүен телибез, – диде җырчы «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек Винарис Илъегет Лилия Хәмитова