Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Рөстәм Нәбиевкә мәртәбәле бүләк тапшырдылар

Тиешле указга Илебез Президенты Владимир Путин кул куйган.

Россия Президенты Владимир Путин танылган блогер, җәмәгать эшлеклесе һәм альпинист Рөстәм Нәбиевне «Дуслык» ордены белән бүләкләгән. Бу хакта «Башинформ» Башкортстан блогерының социаль челтәрләрдәге мәгълүматына сылтама белән хәбәр итә.

«Мин спорт вәкиле буларак, үз экспедицияләремнең безне берләштерүен һәм кешеләр арасындагы элемтәне саклавын күрсәтәм. Россиядә милләтләр күп, шулай ук мине башка илләрдән ун меңнәрчә спортчы күзәтә һәм минем эшчәнлегем кешеләрне мотивацияли. Шулай ук ул халыклар арасында татулык, дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара аңлашуны ныгыта. Бу бүләк өчен рәхмәтемне белдерәм һәм Туган илемнең вәкиле булуыма шатмын», - дип язган Рөстәм Нәбиев.

Рөстәм Нәбиев Омскида Һава десанты гаскәрләренең уку үзәге казармасы ишелгәндә исән кала. Ул аяксыз калган, әмма тормышка мәхәббәтен югалтмаган. Ул спорт рекордлары куя һәм иң биек тауларга менә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев