Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Татар эстрадасының тагын бер йолдызы бәби көтә?

Танылган җырчы өченче сабыен алып кайтырга җыена.

«Интертат»ка җырчы Алсу Әбелханованың бер фотосы килеп эләккән. Аңа карап, шактый матур булып түгәрәкләнеп килгән җырчыны өченче тапкыр әни булырга җыена дип уйларга мөмкин. Алсу фотоны диңгез буенда ял иткән вакытта ясаган.

Алсу Әбелханованың тормыш иптәше Радик белән Әмир һәм Солтан исемле ике ул тәрбияли. Олы уллары Әмир узган ел Мәскәүгә ГИТИСКА укырга керде, төпчек уллары Солтанга – 11 яшь. Пар, бәлки, уллары үсеп беткәч, үзләрен тагын бер бәби белән сөендерергә булгандыр?

Җырчы матбугатта чыккан бер әңгәмәсендә дә: «Икенчене алып кайткач, өченче баланы да алып кайтасым килә башлады. Безгә дә кыз кирәк бит инде! Планда – әле тагын ишәю», – дип, үзенең кыз бала сөю теләге хакында сөйләгән булган.

Шунысын да искәртергә кирәк, Алсу Әбелханова ире Радик белән инде 20 ел бергә гомер кичерә. "Бер темага комментарий сорап шалтыратканда, Алсу безгә бу матур вакыйганы зурлап чит илдә уздырырга җыенуларын да әйткән иде", - дип яза "Интертат".

«Бергә яши башлавыбызга 10 ел тулуны без бик матур итеп бәйрәм иттек. Ап-ак киемнәр киенеп, лимузиннар яллап, анда барлык дусларыбызны чакырып, шәһәр буйлап йөрдек. Аннан бер зур паркта фотосессия ясадык. Ә быел без бу датаны гаилә белән чит илдә, берәр теплоход алып уздырырга уйлыйбыз. Иң мөһиме – исән-сау булуыбыз кирәк. Иртәгә нәрсә булачагын да белми торган заманда яшибез. Шуңа да соңгы вакытта, ничектер, барлык эшләрне дә «Алла бирсә» дип кенә планлаштырырга тырышабыз», – дигән соңыннан җырчы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев