Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Винарис Илъегет белән Лилия Хәмитова нидән курка?

Аларның тормышында күптән көтелгән вакыйга була.

Бүген татар эстрадасында ничә еллар көтелгән вакыйга була. 20 еллап дус булып йөргән җырчылар Винарис Илъегет белән Лилия Хәмитова язылышып, рәсми рәвештә ир белән хатын статусы ала.

– Безнең туй ункөнлеге «девичник» һәм «мальчишник» белән башланып китте. 11 августта ЗАГСта язылашабыз. 13 августта Казанда туебыз була. Бөтен нәрсә әзер. 14 августта Арча районындагы арендага алынган йортта ике яктан килгән туганнар өчен танышу кичәсе булачак. Бу көннәр күңелле узар дип ышанам. Шулай да икебез дә куркабыз, чөнки бу безнең тормышыбызда беренче тапкыр үткәрелә торган вакыйга, – диде Винарис Илъегет. 

Сүз уңаеннан, Винарисның да Лилиянең дә уллары бар. Шулай ук икесе дә фатирлы һәм йортлы. Гаилә коргач, үзләре теләгән җирдә яшәргә мөмкинлекләре бар. 
Яшь гаиләгә бәхет һәм иҗади уңышлар телибез. 

Фото социаль челтәрдән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шоубизнес Винарис Илъегет Лилия Хәмитова