Җырчы Әнвәр Нургалиевка операция булган
Хәле ничек соң?
Татарстанның атказанган, Башкортостанның халык артисты Әнвәр Нургалиев Уфаның кардиология үзәгендә.
Бирегә ул хәле кинәт начарланып, йөрәге авыртып эләккән иде. Җырчы төрле тикшерүләр узган.
Бүген аңа операция ясаулары билгеле булды.
"Уңайсыз урында "бляшка" таптылар, аны алып стэнд куйдылар. Инфарктка ерак калмаган, - диделәр табиблар. Дуслар үзегезне саклагыз. Баш авырту, организмда чәнчү, кадау, тын кысулы кебек әйберләр булса, табибларга мөрәҗгать итегез. Сезнең организм шулай итеп сигнал бирә. Минем хәлләрем яхшы", - диде ул социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә.
Җырчы исән-сау терелеп чыксын. Яраткан тамашачылары аны концерт мәйданнарында көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев