Дин һәм тормыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Экстремизмга – юк!” айлыгы чаралары узды
“Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында “Нур-Ихлас” мәчетендә балалар өчен велосипедларда ярышлар һәм төрле уеннар үткәрелде.
-
Мәдрәсә төзелеп бетә
“Нур-Ихлас” мәчете янындагы ислам, гарәп каллиграфиясе нигезләрен өйрәтү курсларын оештыру өчен уку корпусы төзелеше тәмамланып килә. Мәдрәсә быел ачылырга да мөмкин.
-
Бер көндә 2 еллык гөнаһлар кичерелә
Аллаһы Тәгалә илчесе Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйтте: «Шундый аерым көннәр бар ки, әлеге көннәрдә кылынган саваплы гамәлләр өчен Аллаһы Тәгалә әҗерне гадәти көннәрдәгегә караганда берничә тапкырга артыграк бирә. Бу көннәр – Зөлхиҗҗә аеның (беренче) ун көне». Бу хәдисләр имам Әхмәд , Әт-Тирмизи, Әбу Давыт җыентыкларында китерелә. Ибн Габбастан Ибн Мәдҗәһ риваят кыла. Бу көннәрнең шулай аерып әйтелүенең үз сәбәбе дә бар кебек, чөнки нәкъ менә шушы көннәрдә Исламның баганасы булган төп гамәлләр кылына: нәфел намазлары укыла, ураза тотыла, Хаҗ үтәлә һәм сәдака тапшырыла.
-
“Корбан чалу алдыннан ниятегез дөрес булсын!”
Ихлас күңел белән, Аллаһ ризалыгы өчен дип чалынган малның бер тамчы каны таму белән, барлык гөнаһлар да кичерелер. Мөселман кардәшләребезгә бөек Раббыбыз әнә шундый кадерле бүләк вәгъдә итә. Ә инде мондый мөмкинлектән кемнең генә файдаланып каласы килмәс микән?! Әйе, бәлигълек яшенә җиткән, үз акылында булган һәм матди хәленнән килгән һәркем әлеге әҗер-савапка ирешеп калырга омтыла. Шөкер, тиздән кардәшләребезнең изге уй-хыяллары чынга ашар. Динебездәге иң олы ике бәйрәмнең берсе - Корбан Гаетенә санаулы гына көннәр калды. Илебезнең кайбер төбәкләрендә, пандемия бәйле вәзгыять катлаулану сәбәпле, аны онлайн рәвештә генә үткәрергә исәп тоталар. Татарстанда исә әлегә хәлләр тотрыклы. Шулай да без, шәһәребезнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин белән очрашып, бәйрәмне үткәрүгә кагылышлы сорауларга ачыклык кертергә булдык.
-
“Ак мәчет” – дини белем һәм тәрбия чыганагы
Бинасы күзгә ташланып тормаса да, әлеге иман йортын Чаллыда белмәгән кеше сирәктер. Чөнки аның исемен шәһәребезнең Мәскәү проспектындагы тукталыш та йөртә. Сүзем инде дистә еллар шәһәребездә генә түгел, ә республикабызда гомер кичерүче милләттәшләребезгә дә дини белем һәм тәрбия бирүче “Ак Мәчет” хакында.
-
“Бисмилләһ” – иксез-чиксез хәзинә
Бала вакытта Бисмилләһ сүзен еш ишетеп үстек һәм ул тылсымлы сүзне үзебез дә әйтә идек. Аның татарча мәгънәсен аңламасак та, бик бөек, бик зур сүз булуын кальбебез белән тоя идек.
-
Бүген ЗЯБ бистәсенең “Әбүзәр” мәчете территориясендә хәләл ярминкә оештырылды (+фотолар)
Бүген, 4 июнь көнне, сәгать 10нан алып 15 сәгатькә кадәр “Әбүзәр” мәчете территориясендә беренче җәйге хәләл ярминкә оештырылды. Урынга хәбәрчебез чыгып кайтты.
-
Апрель аена намаз вакытлары
Игътибарыгызга апрель аена намаз вакытларын тәкъдим итәбез.
-
Милли көрәш – иман сагында
ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чаллы шәһәре мөхтәсибәте оештыручы әлеге ярышларның дәрәҗәсе бик зур. Турнирда катнашу өчен Россиядән генә түгел, ә хәтта чит илләрдән дә киләләр.
-
Ихласлык нуры таратучы мәчет
Чаллыда әлеге дин йортын белмәгән кеше сирәктер. Төгәл исеме “Нур Ихлас” булса да, шәһәрдәшләребез аны еш кына 48 нче комплекс мәчете дип тә йөртә. Чөнки ул нәкъ менә әлеге бистәдә моннан 16 ел элек рәсми рәвештә ачыла. Әйтергә кирәк, башка мәчетләрдән ул үзгә архитектурасы белән аерылып тора. Шуңа да аның сурәтен еш кына төрле дини китаплар тышлыкларында, календарьларда күрергә була
-
"Аларның ризалыгын алсаң, сиңа Җәннәт ишекләре ачылыр"
"Әти-әни ризалыгы — ул Аллаһның ризалыгы".