Дин һәм тормыш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ураза тотарга ният кылганда һәм авыз ачканда укыла торган догалар
Ураза тотарга ният кылганда укыла торган дога.
-
Уразаның нияте
Шулай ук ураза тотуның төп шартларының берсе – ниятләү. Ниятсез тотылган ураза кабул булмый. Ният итү күңел белән башкарыла.
-
Рамазан аеның әһәмияте
Изге Рамазан ае башланырга берничә көн калып бара. Уразаның әһәмияте, файдасы, аңа ничек әзерләнергә кирәклеге турында бүгенге сәхифәбездән укыгыз, ин шәә Аллах.
-
Хәдисләр
* Әбу Әюб (Аллаһ аннан риза булсын!) Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) шундый сүзләрен җиткерә: «Рамазан аенда ураза тотып һәм аннан соң шәүвәл аеның алты көнендә ураза тоткан кешенең уразасы гомер буе тоткан уразага тиң» (Мөслим).
-
Апрельгә намаз вакытлары
Чаллы мөхтәсибәте: апрель аена намаз вакытлары.
-
Уразаның файдасы
• Ураза тоту Аллаһны исебезгә төшерә. Җаваплылык хисен арттыра, әдәплелек тәрбияли. Күңелләрне түбән хисләрдән һәм уйлардан арындыра, хуш күрелмәгән эшләрдән һәм кешеләргә карата начар мөгамәләдә булудан тыеп кала.
-
Төшләргә карата дин әһелләре ничек карый?
«Төш кенә бит бу», – дип, күңелне юатсак та, үзебез дә сизмәстән, аннан мәгънә, кисәтү, билге эзли башлыйбыз без. Төшләр ни турында сөйли? Начар төшләр керсә нәрсә эшләргә? Бу һәм башка сорауларга җавап табар өчен без Чаллының «Җәмигъ» мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтовка мөрәҗәгать иттек.
-
2022 елның февраль аена намаз вакытлары
Яр Чаллы шәһәре өчен!
-
Чаллыда кайда өшкерәләр?
«Кызым ун елга якын бәби алып кайта алмады. Тормыш иптәше белән барлык медицина тикшерүләрен дә уздылар, бармаган табиблары, хастаханәләре калмады. Тик нишләптер нәтиҗәсе генә булмады. Инде шулай әти-әни, әби-бабай булуга тәмам өметләребезне җуеп яши башлагач, таныш-белешләребез өшкерүчеләргә барып карарга киңәш итте. Шуннан кайтып килеш әле», – дип, хәлләре белән уртаклашкан иде моннан берничә ел элек бер танышым. Күпмедер вакыттан соң аның әби булуын ишеттем. Бүгенге көндә инде ул кызына 3 оныгын тәрбияләргә булыша. Өшкерүнең шифасы тигәнме, әллә инде башка сәбәп беләнме – моңа билгеле төгәл генә җавап биреп булмый. Тик шулай да догаларның шифалы тәэсирен инкар итеп булмый. Дин әһелләре дә шуны раслый.
-
Дин – гыйлем һәм мәдрәсә белән саклана (+фотолар)
Шәһәрдәшләребезгә изге гамәл кылу өчен тагын бер мөмкинлек бар. Бүгенге көндә «Нур Ихлас» мәчете мәйданында өр яңа укыту бинасы сафка басып килә. Төгәлрәк әйтсәк, биредә инде эшләр тәмамлану алдында. 2 катлы әлеге бинада теләгән һәркемгә ислам нигезләре буенча лекцияләр оештырылачак. Шулай ук Коръән уку, 5 вакыт намазга өйрәнү буенча да дәресләр үткәреләчәк.
-
Изге эш дәвамлы булсын
Изгелек – ул бик тә матур бер төшенчә. Тик аны күреп тә, тотып карап та булмый, дип әйтер идек, була икән шул. Моның өчен ерак та барасы юк. Шәһәребезнең хакимият бинасы янәшәсендә калкып килүче «Җәмигъ» мәчете нәкъ менә изгелекнең зур бер гәүдәләнеше. Бинаның һәр кирпече – ул мәрхәмәтле кешеләр сәдакасы.
-
Изге җирләргә – ишекләр ачык
Согуд Гарәбстаны ковидка каршы «Спутник V» вакцинасын ясаткан Россия мөселманнарына гыйнвардан Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә кыска вакытка килүне рөхсәт итте. Бу рөхсәт, шул исәптән, гомрә хаҗы кылу өчен дә бирелә. Илебез мөселманнары түземсезлек белән көткән әлеге шатлыклы яңалыкны безгә Диния нәзарәтенә караган «ДУМ РТ Хаҗ» туроператорының Чаллы мөхтәсибәтендәге вәкиле Фәүисә Нуртдинова ирештерде. «Ниһаять, ике елга сузылган тәнәфестән соң, дин кардәшләребез янәдән Мәккәгә юл тота алачак. Бу уңайдан инде Чаллы мөхтәсибәте «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторы белән берлектә гомрә хаҗын оештыру эшен башлап та җибәрде», – дип сөенече белән уртаклашты Фәүисә ханым.
-
Башкаладан кунаклар килде
Чаллы мөхтәсибәтендә президент аппараты вәкилләре, мөфтинең урынбасары һәм РИИ ректоры кунак булып китте.
-
Чаллы имамнары киңәште
Шушы көннәрдә Чаллы шәһәре мөхтәсибәтендә имамнарның чираттагы җыелышы булып үтте. Аның барышында мәчетләрдә октябрь аенда башланып киткән укыту мәсьәләләре һәм балалар тәрбиясенә кагылган сораулар каралды.
-
Мәүлид бәйрәме якынлаша
Тиздән мөселман кардәшләребез Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бу көн башкаларыннан нәрсәсе белән аерыла соң? Аны ни рәвешле уздырырга кирәк? Әлеге сораулар белән без шәһәребезнең «Җәмигъ» мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт Мөхәммәтовка мөрәҗәгать иттек.