Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазан аеның әһәмияте

Изге Рамазан ае башланырга берничә көн калып бара. Уразаның әһәмияте, файдасы, аңа ничек әзерләнергә кирәклеге турында бүгенге сәхифәбездән укыгыз, ин шәә Аллах.

Рамазан аенда ураза тоту Ислам диненең биш нигезенең (баганасының) берсе булып тора. Ураза ул тыелу дигәнне белдерә. Ягъни ураза тоту таң атканнан алып кояш баеганчыга тикле ашау-эчүдән һәм җенси якынлыктан тыелып торуны аңлата. Ул физик тыелу гына түгел, шулай ук рухи чистарыну да булырга тиеш. Кеше үзенең нәфесен йөгәнләп, начар гадәтләрен, гөнаһлы эш-гамәлләрен булдырмау өстендә дә эшләргә тиеш. Мәсәлән, кызып китү, талашу, сүгенү, алдашу, гайбәт сату һәм башка шундый гадәтләрдән арыну. Мөхәммәд Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): «Әгәр дә кеше начар гамәлен, начар сүзен, начар эшен калдырмаса, Аллаһ Тәгалә аның ач йөрүендә мохтаҗ түгел», – диде. Ашказаны ураза тоткан кебек, безнең телебез, уебыз, гамәлләребез, фикерләребез дә ураза тотарга тиеш.

Үз акылында булган һәм балигълык яшенә җиткән һәр мөселман ир-егеткә, һәрбер мөслимә хатын-кызга ураза тоту фарыз. Бу – Аллаһның катгый әмере!

Рамазан ае – Коръәни Кәримдә телгә алынган бердәнбер ай. Шушы айда бәндәләргә Изге Коръән иңә башлый. Башка айларда эшләгән изгелекләргә Аллаһы Тәгалә 10 әҗер-савап язса, Рамазанда ул 700гә һәм аннан да күбрәккә арта. Бу изге айның башы – ул мәрхәмәт ункөнлеге, уртасы – гөнаһлардан арыну, ә ахыры – уттан котылу. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үзенең бер хәдисендә әйтә: «Рамазан ае башланганда җәннәт ишекләре ачыла, тәмуг ишекләре ябыла, ә шәйтаннар богаулап куела».
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: намаз дин иман