01 янгын ут мчс коткару тег белән яңалыклар
-
Махсус режим кертелде
20 декабрьдән республикабызда янгынга каршы махсус режим кертелде. 2020-2021 елларда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында шәһәр территориясендә 18 янгын очрагы теркәлгән, аларда өч кеше һәлак булган. Декабрь һәм январь айларында янгыннарның күп өлеше (12 очрак) торак секторга туры килә. Фаҗигалар, нигездә, ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан.
-
Янгынга каршы махсус режим кертелә
Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең Автозавод районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хәбәр итә: 20нче декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
-
Бакчада мунча янган
Якшәмбе көнне «Восход-1» бакчачылык ширкәтендә янгын чыга. Хуҗаның мунчасы тулысынча янып бетә. Бәхеткә, кешеләргә зыян килмәгән. Күршесе Вера Евграфова әйтүенчә, бу участокның хуҗасы 75 яшьләр тирәсендәге Вася абый.
-
Чаллы янындагы Әҗмәкәй авылында күп балалы гаиләгә төзелә торган йорт янган
Зыян күрүчеләр юк.
-
Урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы саклана
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә 21 августтан 26 августка кадәр урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) һәм урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс) сакланачак.
-
Миңнеханов җитәкчеләргә янгынга каршы иминлек мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты
Президент гадәттән тыш хәлне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышында кабул ителгән барлык пунктларны һәм карарларны катгый үтәргә чакырды.
-
Чаллы янында хәрәкәт иткән машинага ут капкан һәм янып беткән
Зыян күрүчеләр юк.
-
Янгын сүндерү автомобиленә юл бирегез!
Ут-маягын җемелдәтеп, тавыш-сигнал биреп килүче махсус машина якынайганда, юлда булган барлык транспорт чаралары да, андыйларны тоткарлыксыз уздырып җибәрү өчен читкә тайпылып, юл бирергә тиеш. Махсус машиналарга ашыгыч хезмәтләрдән: ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, янгын сүндерү, полиция экипажлары керә. Нәкъ менә аларның хәрәкәт итү тизлеге кеше гомерен коткарып калуга турыдан-туры бәйле.
-
Яр Чаллыда төнлә бер автомобиль янган
Машина - Актаныш районыннан.
-
Чаллы янындагы бакчачылык ширкәте территориясендә автомобиль янды
Машинаны янәдән торгызып булмаячак.
-
Төркиядә янгыннар аркасында туристларны кунакханәләрдән эвакуациялиләр
Антальяда аномаль эсселек аркасында янгыннар бик тиз таралган.
-
Кайсысы беренче булыр соң: Чаллымы яисә Лениногорскмы? (+фотолар)
20 июль көне бу ике шәһәр өчен аеруча да “истәлекле” булып калачак.
-
Яр Чаллының сәнәгать зонасында көчле янгын
Урынга махсус хезмәтләр чыкты.
-
Яңа мобиль кушымта
Аны телефонга Google Play, Aрр Store аша урнаштырырга була.
-
Пациентны “скорый”дан төшереп калдырганнар
Ир-ат 4 ай туберкулёздан дәваланган һәм үпкәсенә операция ясатуны көткән.