Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы рәссамы янгын чыгарган

Саксызлык аркасында картинага ут капкан, рәссам аны диванга ташлаган.

Бүген төнлә социаль челтәрләрдә яңа шәһәрнең 54/24а йортында янгын чыгуы турында хәбәр таралды. Үзебезнең мәгълүматлардан билгеле булганча, биредә бер бүлмәле фатирда рәссам картинасын ясый торган булган. Ул саксызлыгы аркасында күршеләрнә зыян сала язган. Тугызынчы каттагы фатирында әйберләре һәм йорт җиһазлары янган. Үзенең кул бармаклары пешкән. 40 яшьлек рәссамны ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә салганнар.

Янгын 15 кв.метр мәйданга зыян салган. Якынча мәгълүматлар буенча янгынның сәбәбе:  тәмәке тартканда саксызлык. Ул картинасына полотна һәм раманы майсызландырганда тәмәке кабызган. Саксызлык аркасында картинага ут капкан, рәссам аны диванга ташлаган. Одеял һәм башка әйберләргә капкан ут фатирдагы бөтен нәрсәне юк иткән. XIX гасырның танылган рәссамы фамилиясен йөртүче Чаллы рәссамы фатирдан чыгып китеп кенә исән калган.

Фото ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынды

Зөлфия ФОАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару