Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Янгында өч кешенең гомере өзелде

Бүген, 23нче февраль көнне Яшел Үзән районының Новониколаевский поселогында урнашкан шәхси йортта янгын чыга. Аның нәтиҗәсендә өч кешенең гомере өзелә.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче биредән 6 кеше эвакуацияләнеп өлгерә. Янгын нәтиҗәсендә 65 яшьлек ир-атның 30 процент тәне яна. Аны РКБга салалар. 

МЧС хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, йортның мансардасы тору өчен арендага бирелә торган булган. Янгын чыккан вакытта анда 4 кеше булган. Моннан тыш, төп йортта 5 кешелек гаилә торган. Бинаның беренче катында кафе һәм ашамлыклар кибете урнашкан булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару