Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

30 апрель - Янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме

Янгын куркынычсызлыгы көне буларак, 30 апрель 1999 елда Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин тарафыннан игълан ителә.

Чаллының янгын сүндерү бүлеге - профессионаллардан торган бердәм коллектив. 

Хөрмәтле безне саклаучы һәм яклаучы батыр егетләребез, бу өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сез, үзегезнең гомерләрне куркыныч астында куеп, дөрләп янган ялкын эченә керәсез, йөзләгән гомерләрне, мал-мөлкәтне саклап каласыз, янгын булмасын өчен зур профилактик эш алып барасыз. Батыр, тәвәкәл, кыю хезмәтегез алдында хөрмәтебезне белдерәбез. Рәхмәт әйтеп, каршыгызда баш иябез. Шәһәрдәшләребез һәм редакциябез исеменнән һәркайсыгызга тыныч тормыш, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек телибез. Якты киләчәк насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару