Чир авыру сәламәтлек тег белән яңалыклар
-
Прививка ясатмаган кеше эшкә кертелми
“КАМАЗ” эшчеләренең яртысыннан күбрәге прививка ясаткан.
-
Чаллыда Covid-19 инфекциясеннән прививка ясатучылар 100 меңнән артып киткән
Шәһәрдә коллектив иммунитетны булдыру өчен 247 мең кешегә, ягъни халыкның 60 процентына прививка ясатырга кирәк.
-
Чаллылыларга COVID-19дан дүрт төр вакцина тәкъдим итәләр
Чаллылыларга берьюлы дүрт төр вакцина тәкъдим итәләр: «Гам Ковид Вак» (Спутник V), «Спутник лайт», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак».
-
Чирлисебез килми
Шәһәрдәшләребездән коронавирус инфекциясе турында сораштык, прививка ясатуга ничек карауларын белештек.
-
Вакцина ясату – чирләрдән котылуның бердәнбер ысулы
Соңгы вакытларда йогышлы авырулар һәм яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны артты. Бу куркыныч вирусның беркая да китмәвен дәлилли. 5нче шәһәр хастаханәсе ковид госпитале булып эшли, кичә Бөек Ватан сугышы ветераннары госпитале дә янәдән ковид госпитале статусы алды. Шуңа күрә вакцина ясату актуаль мәсьәлә булып кала бирә.
-
Йөрәккә - уникаль операция
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе хезмәткәрләре ике көнгә сузылган катлаулы операция ясадылар.
-
Чаллы шифаханәсен проектлау башланды
Чаллыда 5нче шәһәр шифаханәсенең яңа бинасын проектлау эшләре башланды.
-
Аборт – зыянлы гамәл
Абортның хатын-кыз организмы өчен никадәр куркыныч булуы турында мәгълүмат чаралары даими яктыртып торсалар да, аны ясатучылар саны кимеми. Узган ел 4нче шифаханәдә - 58, агымдагы елның 5 аенда 27 аборт ясалган. Профилактика ункөнлеге уңаеннан, әлеге шифаханә табиб-гинекологы Венера Харисова белән әңгәмә кордык.
-
Прививканы вакытында ясату хәерле
Халык арасында коронавирустан вакцина ясатуга бәйле сораулар күп. Аларга Л.Ганиева исемендәге 4нче шифаханә табибы Гөлсәрия Абдуллина җавап бирде. Ул шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать итеп: “Коронавирус беркая да китмәде. Иртәме-соңмы, һәркем вакцина кадатачак. Моны иртәрәк аңлаган кеше прививка ясатып иммунитет формалаштырачак. Коронавирус белән бөтен кеше чирләячәк. Бу – инфекция кагыйдәсе. Иң мөһиме – алдан иммунитет формалаштыру. Республикада авыр формада чирләүчеләр артты. Хәзер чир яшьләрне дә аямый”, - диде.
-
Тагын коронавирус турында
Чаллыда 11 июньгә COVID-19ның 2656 очрагы теркәлгән. Бу республика күрсәткечләреннән 13,1 процентка түбән. 90 кеше хастаханәләрдә.
-
Шәһәребездә коронавирус йоктыруның 6 очрагы теркәлде
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган.
-
Covid-19 коронавирусыннан прививка ясатмаган татарстанлыларга Сабан туена килмәскә киңәш ителә.
Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк.
-
Экзотик илләргә чыкмагыз
Һиндстаннан кайткан Бөгелмә кешесендә филяриоз чире тапканнар. Тән калынаю авыруы буларак билгеле филяриоз онытылган тропик чирләр рәтенә керә. Ул черки тешләгәннән соң кешегә паразитлар күчү нәтиҗәсендә йога, дип белдерде шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. Моны истә тотып ул шәһәрдәшләребезгә экзотик ялдан баш тартырга киңәш итте.
-
Коронавирус чигенми
Бүгенге көндә Чаллыда 2 649 кешедә коронавирус инфекциясе расланган. Бу республика күрсәткечләреннән 13,1 процентка түбән.
-
Чаллы табибларыннан торган «Мобиль поликлиника» авылда яшәүчеләргә беренчел медицина ярдәме күрсәтә
«Мобиль поликлиника» күчермә комплексының 5нче шәһәр хастаханәсе табиблары кичә Минзәлә районы Бикбау авылында булдылар.