Хатлар тег белән яңалыклар
-
Утыргычлар юк
Беренче “Лента” супермаркеты янында балалы әниләргә утырып ял итәр өчен, элек эскәмияләр бар иде.
-
Даруханәләрдә дә алдыйлар икән
Бер көнне Чәчәкле бульварындагы бер даруханәгә кергән идем. “Бездә андый дару юк”,- дип 50 сумлык дару урынына 250 сумлык препарат тәкьдим иттеләр.
-
Киләчәгебез борчый
Хәзер балалар уенга омтылмыйлар, теләмиләр дә. Аз хәрәкәтләнү (гиподинамия) яшь буынның физик яктан ныгып үсүенә аяк чала.
-
Билетсыз да барган, бүләкле дә булган
Беркөнне автобуста эштән кайтып килгәндә бер тукталышта ун яшьләрдәге малай утырды. Көн кызу, таза, түгәрәк малай тирләп пешкән. Кондуктор бала янына килеп, билетка акча сорады. Малай, пышылдап кына, аңа нидер әйтте.
-
Нишләргә икән? (сорау - җавап)
Ун еллар элек әнидә яман шеш тапканнар, дәвалагач, инвалидлык биргәннәр иде. Әни берничә ел гына “соцпакет” алды да, аннан “кирәкми ул миңа, акчасын гына алам” дип аннан, баш тартты.
-
Моңны гарипләндерәләр
Балалар өчен язылган татарча җырлар бик күп. Алар бик тә әйбәтләр, тик аларны балаларга гына сирәк җырлаталар. Тизрәк үсеп җитәселәре килептер инде, малайлар-кызлар олылар җырын, мәхәббәт җырларын күбрәк җырлыйлар. Шуларны җырлап үскән кызларның кайберләре 13 яшьтән бала табалар да инде.
-
Чүп ташламагыз!
Мин яңа бистәсенең 49нчы бистәсендә яшим. “Сәйлән” хореография мәктәбе янындагы мәйданда еш кына чүп өемнәре була.