Пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация тег белән яңалыклар
-
Суррогат әни булуга ислам дине ничек карый?
"Шәһри Чаллы" газетасы сайтында "Суррогат әни булып фатир алдым" дигән язма чыкты. Анда татар кызы Розалия Мамаева бер гаиләгә ир бала табып бирүе турында ачыктан-ачык сөйләде. Бу әңгәмә республика күләмендә зур шау-шу уятты. Әни кешене яклаучылар да, каршылар да күп будлы. Бүген безгә "Ак мәчет" белгече суррогатлыкка карата ислам дине мөнәсәбәтен белдерде.
-
Больничный кәгазен телефон аша гына алырга мөмкин
Республикада пандемия башланганнан алып, коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны буенча янә антирекорд: бер тәүлектә 2979 кеше чир йоктырган.
-
"Әни кергән саен Илһамга бер шикәр, бер кисәк ипи биреп чыгара иде" (Илһам Шакиров истәлегенә) - ВИДЕО
15 февраль милләтебезне бөтен дөньяга таныткан халкыбызның моңлы сандугачы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көне. Шул уңайдан шәһәрдәшебез, ТР композиторлар берлеге әгъзасы, Илһам аганың яшьлек дусты Рубис Зарипов аның турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
-
Чаллы мэры Наил Мәһдиев: “Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне яңадан исәпләргә кирәк!”
«Идарә итү компаниясе хезмәткәре белән кулга карандаш алып, квитанцияне кабат карап чыгарга кирәк. Бездә тарифлар артмады. Узган елгы кебек кыш та салкын булмады», – диде Чаллы мэры.
-
Наил Гобәйдуллин: «Бәхетле гаилә булып яшәргә өйрәтәбез»
Сүземне әлеге язмага бөтенләй кагылышы булмаган, ләкин аның бар асылын ачып бирүче мисалдан башлыйсым килә. Күз алдыгызга китерегез әле, без машина йөртергә хыялланабыз ди. Теләгебезне тормышка ашыру өчен, иң элек, автомобиль сатып алырга түгел, ә укырга кирәк. Чөнки юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерми безгә беркем дә руль артына утырырга рөхсәт итмәячәк. Һәм бу дөрес тә. Белемсез без үзебез өчен генә түгел, ә башкаларның иминлеге өчен дә куркыныч тудырачакбыз. Тик ни өчендер без акка кара белән язылган бу кагыйдәне тормышыбызның бөтен өлкәләрендә дә өлге итеп кулланмыйбыз.
-
Өеңә кайткач, хатыныңа елмаясыңмы?
Чаллыда онлайн-укыту үзәге махсус курслар үткәрә. Аерылышыр дәрәҗәгә җиткән парларның күпчелеге, анда укып чыккан соң кабаттан татулашып, бәхетле гомер итә башлый.
-
Скрипкачы Динә Закирова: «Әниемнең хыялын тормышка ашырдым»
"Мин гимназиядә татар теленнән тыш төгәл фәннәрне дә туган телебездә укыдым. Хыялыма ирешүдә татарча белем алуым, ана телемдә фикерләвем киртә булмады".
-
Чаллыга Казахстан президенты килә
Мәртәбәле кунак шәһәрнең кайсы объектларында булачак?
-
Суррогат әни булып фатир алган Розалия Мәмәтова "Шәһри Чаллы"га интервью бирде: "Баланы нибары ике генә сәгать күреп калдым"
Узган ел Чаллыда өч гаилә суррогат ана ярдәме белән балалы булган. Әйтергә кирәк, Россиядә түләү хисабына суррогат ана булу закон белән тыелмый. Соңгы елларда ул хәтта бик популяр. Ил буйлап бер-бер артлы чит кешеләргә бала табып бирергә риза хатын-кызларны эзләүче яңа агентлыклар ачыла. Чаллыда да шәхси игъланнар күп. Кемдер донор, кемдер суррогат әни булырга тели, хәтта гонорар суммасын да яшерми язалар. Ел саен статистика буенча 20 меңнән артык суррогат ана бала таба. Без шундыйларның берсе белән сөйләштек.
-
Эт хуҗасын тапкан кешегә җирлек башлыгыннан бүләк
Узган атнада Тукай районының Новотроицкое авылында Муса исемле 3 яшьлек баланы эт тешләде. Әлеге хәл әтисенең күз алдында була. Руслан Шакиров сүзләре буенча, алар көндезге 3 ләр тирәсендә капка төбенә кар көрәргә чыгалар. Бу вакытта урамда йөрүче ике этнең берсе читтәрәк уйнап йөргән малайга ташлана. Әтисе атылып килеп җитә һәм йөзе канга баткан баласын күрә.
-
Татарстанда пенсия күләме турында алдан ук хәбәр итәчәкләр
Хатын-кызларга 40 яшьтән, ә ир-атларга 45 яшьтән мәгълүмат бирә башлаячаклар.
-
Айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы индексацияләнә
1 февральдән айлык акчалата түләүләр 8,4% ка индексацияләнде, аны федераль ташламалардан файдаланучы 317,5 мең татарстанлы ала.
-
Ана капиталы күләме артты
Беренче балага ана капиталы февральдән 40 646 сумга артты һәм хәзер аның күләме 524 527,9 сум тәшкил итә.
-
Чаллыда авыручылар саны бер атна эчендә 2 тапкырга арткан
Чаллыда чирләүчеләр саны республикадагы күрсәткечтән 6,7%ка арткан. Ел башыннан шәһәрдә 7867 кешегә лабораториядә расланган Covid-19 диагнозы куелган.
-
Өч яшьлек баланы эт тешләгән
Бу хәл Тукай районының Новотроицкое авылында булган.