Яңа ел тег белән яңалыклар
-
Чаллыдан Гүзәл Миңнеханова быел кечкенә генә чыршы куярга уйлый
- Әлегә чыршы куймадык. Ә төрле төстәге гирляндалар ноябрь аеннан ук эленеп тора. Гирляндабыз шундый матур, искиткеч!
-
Чаллыдан Эльвира Бәхтиева чыршыны бөтен гаилә белән бизәгәч, икеләтә шатлык дип белдерә
- Ясалманы куябыз, чөнки тере чыршыны соңыннан чыгарып ташларга кул бармый. Чыршыны бөтен гаиләбез белән бизибез.
-
Тукай районы Калмия авылыннан Ләйсирә Сәхибҗанова чыршысын серле итеп бизи
– Өйгә чын нарат куябыз. Уенчыклар элеккеге. Мин наратны серле кар бөртекләре белән бизим. Ул кар бөртекләренә саннар язылган. Һәр сан астында серле бүләк: кемгә сертификат, кемгә акча эләгә.
-
Чаллыдан Зөһрә Сибагатова чыршыга балаларының уенчыкларын элә
- Без ясалма чыршы куябыз. Чөнки чын чыршыларны бик җәллим. Ничә еллар үсәләр дә 1 ай өчен кисеп саталар.
-
Чаллыдан Лилия Зарипова чыршыны балалар белән бизи
- Якынлашып килүче Яңа еллар белән сезне!
-
Чаллыдан Дания Дәүләтьянованың чыршысын кечкенә песие егып төшергән
– Без ясалма чыршы куябыз. Бик зур булмаганны, тумбочка яки өстәл өстенә куя торганны, чөнки бик шаян песиебез бар. Былтыр өстәл өстеннән дә ике тапкыр егып төшергән иде, быел тими әле, әйтмәгәнем булсын.
-
Чаллылылар йортларында 6 меңнән артык янгын турында хәбәр итү җайланмасы урнаштырылды
20 декабрьдән республикада махсус янгынга каршы режим кертелә. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ баш идарәсенең Янгынга каршы дәүләт хезмәтенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең 15 нче янгын сүндерү-коткару отряды башлыгы урынбасары Алмаз Мифтахетдинов Яңа ел чараларын уздырган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында сөйләде.
-
Чаллыдан Рәмилә Гәрәеваның бер дә чын чыршы бизәгәне юк икән!
- Ясалма чыршы куябыз. Мәшәкате әзрәк, чынны куйган юк. Әллә берәр куеп карарга инде?!
-
Чаллыдан Резидә Ганиева үз гаиләләрендә булган чыршы бизәү традициясе белән бүлеште
"Чыршы, чыршы без сине сагынып көттек ел буе" ))) ... бер арттырусыз.
-
Казаннан Альмира Ибраһимова чыршыны ноябрьдә үк бизәп куйган
– Без чыршыны иртә бизәргә яратабыз, шуңа күрә ноябрь урталарында ук гаиләбез белән бизәп тә куйдык. Чыршыбыз ясалма, чын ылыслы чыршы ничек кенә матур булса да барыбер чыгарып атарга гына кала бит, ә мин тере әйберләрне рәнҗетүдән куркам.
-
Алабугадан Алмаз Мәһәдиев ясалма чыршыларга өстенлек бирә
– Чыршыны шушы көннәрдә куярга иде. Әлбәттә, ясалманы. Берничә ел элек алган идек.
-
Җиңү паркында чыршы ачылды
Автозавод районының Җиңү паркында чаллылылар «Могҗизалар көткән дөнья» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәмендә катнаштылар.
-
Боровецк бульварында Яңа ел чыршысы үз утларын кабызды
Бәйрәм кунакларын шәһәрнең «Эврика» мәдәният үзәге, 3нче балалар музыка мәктәбенең иң яхшы солистлары һәм иҗади коллективлары чыгышлары белән каршы алды, Кыш Бабай һәм Кар Кызы котлаулары белән сөендерде.
-
Шәһәрнең төп мәйданында төп чыршы утларын кабызды
Быел бәйрәмне оештыручылар барлык кунакларга үзләрен балалар итеп тою мөмкинлеге бүләк итте, шуңа күрә бәйрәмнең төп темалары икәү: бал-маскарад һәм әкиятләр.
-
«Бумажник» микрорайонында һәм Шишкин бульварында Яңа ел чыршысының утлары кабынды
Комсомол районында тагын бер чыршы үзенең утларын кабызды. Яңа елның төп символын ЗЯБ поселогының "Бумажник" микрорайонында урнаштырдылар. Яңа ел мәйданында бәйрәм программасы оештырылды, аны 15 нче балалар иҗат йорты һәм 16 нчы «Огниво» балалар иҗат үзәге иҗат коллективлары тәкъдим иттеләр.