Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балалар эшкә урнашты

Кайбер укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырган вакытта, икенчеләре олы кешеләр кебек, эшкә йөреп хезмәт хакы алачак.

Укучыларны җәйге вакытта эшкә урнаштыручы оешмаларның берсе “Сатурн” предприятиесе. Биредә җәй буена 130 бала эш белән тәэмин ителәчәк. Июнь аенда – 35 укучы. Аларның һәрберсенә оешма логотипы төшкән футболка, кепка һәм рюкзак бирделәр.

– Бу аларның куркынычсызлыгын тәэмин итүнең бер пункты, – ди предприятенең корпоратив үсеше буенча белгече Кирилл Мульдияров. – Балалар белән инструктаж үткәрелә, кагыйдәләр аңлатыла. Һәр бала артыннан җаваплы мастер беркетелә.

Балаларны эшкә урнаштыру “Сатурн”да күп еллар дәвамында оештырыла. 1999 елдан бирле 2000 меңнән артык укучы эшләгән. Аларның 17се биредә бүгенге көнгә кадәр эшли. Бу предприятие балаларны эшкә урнаштыру буенча шәһәребездә икенче урында тора.

– Безнең директор балаларны бик ярата, аларны хезмәт белән тәрбияләргә кирәк дип саный, – ди хезмәт бүлеге башлыгы Рамил Хаҗиев. – Улым да быел беренче тапкыр эшләп карарга булды. Минемчә, хезмәт белән тәрбияләнгән бала тәртипле була, ә тәртипле кеше тормышта күп нәрсәгә ирешә ала.

Арина Третьяковага 17 яшь, ул 37 мәктәпнең 10нчы сыйныфын тәмамлаган. Быел дүртенче җәен эшли.

 – Мастерлар бик кешелекле, кирәк вакытта һәрвакыт ярдәмгә киләләр, белмәгәннәргә өйрәтәләр. Мин күптән инде әти-әнидән акча сорамыйм, кирәк-яракларыма үземнең хезмәт хакым җитә. Алдагы елларны өч аен да эшли идем, быел июньдә генә, чөнки калган айларда имтиханнарга әзерләнермен дип торам.

Балаларның бер өлеше кадрлар бүлегендә, кемдер бухгалтериядә, күпчелеге производствода эшлиячәк. Аларның бурычы – вак детальләрне тартмаларга тутыру. Балаларны вахта йөртә. Көненә ике тапкыр бушлай ашаталар. Хезмәт хакы да начар түгел.

– Монда эшләргә бик кызык. Мин былтыр да эшләдем, бик ошады, – ди Раил Халиков. – Үземне олылар кебек хис итәм. Былтыргы хезмәт хакыма мәктәп өчен кирәкле әйберләр алдым: форма, портфель, әти-әниемә дә бирдем. Быел эшләгән акчага яңа телефон алырга ниятлим.

Диана Красильниковага 15 яшь.

– Минем беренче эш тәҗрибәм бар инде. Былтыр мәктәпнең хезмәт бригадасында эшләдем. Быел бирегә килдем. Өйдә эшсез ятканчы, акча эшләп алыйм дип уйладым, – ди кыз. – Әти-әнидән сорарга оялам, мин зур бит инде хәзер.

Иң мөһиме балалар хезмәт тәмен, акчаның кадерен, аны алыр өчен байтак көч куярга кирәклеген беләләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация